Accessibility links

Кайнар хәбәр

Учалыда бер ир кеше өч кеше гомерен өзгән һәм аннары үз-үзенә кул салган


Башкортстанның Учалы шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Артур Ибраһимов өч кешенең гомерен өзгән.

Proufu сәхифәсе язуынча, Ибраһимов кафеда исергәч таксида өенә кайтып киткән, әмма түләргә акчасы булмагач өенә акчага дип кергән дә, корал алып чыгып таксистка аткан. Әмма машина йөртүче качып китә алган. Шуннан Ибраһимов күршеләргә кереп аларга ут ачкан. Ике ир кеше үлгән, ә бер хатын-кыз бу хакта күршедә яшәүче полициягә хәбәр итәргә дип йөгереп чыккан. Әмма Ибраһимов аны куып тотып, аңа ут ачкан. Хатын-кыз үлгән, ә полиция вәкиле яраланган. Соңрак ут ачучы Ибраһимов үзе-үзенә кул салган.

Башкортстан Тикшерү комитеты хәлне башкача тасвирлый. Артур Ибраһимов 13 гыйнварга каршы төндә хатыны белән талаша. Хатыны куркып күршеләренә кача. Ир кеше корал алып аның артыннан чыга. Ут ачу нәтиҗәсендә күршесен һәм хатынын үтерә, тагын бер ир кеше соңрак хастаханәдә җан бирә.

Хәзер җинаять эше ачылган, тикшерү бара.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG