Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең яртысыннан артыгы хөкүмәт вазифадан китәргә тиеш дип саный


Мәскәүдә протест чарасында
Мәскәүдә протест чарасында

Сораштыруда катнашкан русияләрнең 57 проценты хөкүмәт бәяләрнең артуына һәм халыкның керемнәре кимүенә бәйле проблемнарны хәл итә алмый дип белдерә.

Русияләрнең яртысыннан артыгы (53 процент) хөкүмәт вазифасыннан китәргә тиеш дип саный, ә 40 проценты моңа каршы. Бу хакта узган декабрьдә "Левада үзәге" үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә.

2016 елның ноябрендә русияләрнең өчтән бер өлеше генә хөкүмәтнең китүе яклы булган.

Сораштыруда катнашканнарның 57 проценты хөкүмәт бәяләрнең артуына һәм халыкның керемнәре кимүгә бәйле проблемнарны хәл итә алмый дип белдерә. 46 проценты - кешеләрне эш белән тәэмин итә алмый, 43 проценты - хөкүмәт халыкны социаль яклау турында уйламый дип саный.

Социологлар ачыклавынча, русияләрнең 36 проценты хәзерге хөкүмәт икътисадтагы кризисны җиңә алмаячак дип белдергән. Респондентларның 30 проценты хөкүмәтнең яхшылап уйланган икътисади үсеш програмы юк ди.

Бары тик җиде процент русияләрнең генә хөкүмәт эшчәнлегенә дәгъвалары юк.

Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге 2018 елда Русиядә, 2017 ел белән чагыштырганда, протест активлыгы артуын теркәде. Экспертлар моны, беренче чиратта, халыкның пенсиягә чыгу яшен арттыру реформасы белән бәйләде.

1 гыйнвардан Русиядә өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 18 проценттан 20 процентка арттырылды. Бу инде кайбер тауар һәм хезмәтләргә бәяләр үсүенә китерде.

XS
SM
MD
LG