Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда очкыч казасында 15 кеше һәлак булды


Очкыч казага очраган урында
Очкыч казага очраган урында

Иранның үзәк төбәгендә йөк очкычы җиргә төшкәч юлдан чыгып, буш бинага бәрелә һәм яна башлый. Бер кеше исән калган.

Иранда дүшәмбе йөк очкычы казага очраган. Соңгы мәгълүматларга караганда, очкычтагы 16 кешенең 15е һәлак булган.

Иранның "Фарс" агентлыгы хәбәр итүенчә, "Боинг-707" илнең хәрби көчләренеке булган. Ул Кыргызстан башкаласы Бишкәктән ит ташыган. Очкыч Иран үзәгендә Фатх һава аланына төшкәндә казага очрый. Беренчел мәгълүматларга караганда, һава шартларының начар булу сәбәпле, төшү юлында очкыч читкә китә һәм буш торган бинага бәрелеп, яна башлый.

Борт инженеры исән калган, ул хастаханәгә китерелән дип хәбәр ителә.

"Боинг-707" очкычларын 1950 елларда ук төзи башладылар. Иран әлеге очкычларда юлчылар ташучы соңгы ил булды. Хәзер исә берничә "Боинг -707" биредә хәрби көчләрдә калды.

XS
SM
MD
LG