Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке прокурор Кафил Әмиров: "Татар теле урыс теле белән бергә үссен"


Кафил Әмиров
Кафил Әмиров

Татарстанның элекке баш прокуроры Кафил Әмиров татар теленә ихтыяҗ бар һәм булачак дип саный. Бу хакта ул журналистлар белән аралашканда әйтте.

14 гыйнварда Татарстанда Русия прокуратурасының 297 еллыгын билгеләп үттеләр. Очрашуда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратураның эшен югары бәяләде. “Ватандашларның проблемнарына сезнең сизгер игътибарыгыз кануннарның өстенлеген тәэмин итә”, диде Миңнеханов.

Очрашуда катнашкан Татарстанның элекке баш прокуроры Кафил Әмиров журналистлар соравына җавап бирде. "Татар телен саклауда прокуратураның өлеше нинди?", дигән сорауга ул болай диде: "Эш шунда, Татарстан конституциясендә ике дәүләт теле – урыс һәм татар теле диелгән. Алар бергә үсеш алырга һәм халыкка хезмәт итәргә тиеш. Мин үз вакытында Сарман районында эшли башладым. Анда эш татар телендә барды. Татар мәктәбендә укымаганлыктан, миңа терминология катлаулы иде. Ләкин колхоз, совхозларда халык алдында татарча гына чыгыш ясарга туры килде. Соңрак мәгълүматлар туплап, минем исемнән юридик урыс-татар сүзлеге дөнья күрде. Татар теленә ихтыяҗ бар һәм булачак. Ул урыс теле белән берлектә үсеш алсын".

Кафил Әмиров Татарстан прокуратурасын 2000-2013 елларда идарә итте. Аның урынына килгән Илдус Нәфыйков исә 2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны ихтыярыйга калдыру кампаниясен алып барды.

Прокурорлар бәйрәменең рәсми өлешендә татар теле мәсьәләсенә кагылмадылар. Прокуратура вәкилләре белән беррәттән Татарстанның танылган җырчылары Илсаф һәм Рөстәм Асаев татарча җыр сузды.

XS
SM
MD
LG