Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әтнә театрын озак еллар җитәкләгән Гомәр Мәрданов вафат


Гомәр Мәрданов Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда (фото театрның рәсми сайтыннан)
Гомәр Мәрданов Әтнә театрының 100 еллык юбилеенда (фото театрның рәсми сайтыннан)

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын озак еллар җитәкләүче Гомәр Мәрданов 88 яшендә вафат булды.

Театр әһеле Гомәр Мәрданов 14 гыйнвар вафат булган. Бу хакта Әтнә театрының рәсми төркемендә хәбәр иттеләр. "Быел 100 еллыгын билгеләп үткән театрны ярты гасырга якын җитәкләгән, ил күләмендә иң югары биеклеккә күтәргән, бөтен җанын, барлыгын театр сәнгатенә багышлаган Гомәр агабыз инде юк... Аның белән татар театрының тулы бер чоры китә...", диелә театр белдерүендә.

Гомәр Мәрданов белән хушлашу Олы Әтнә авылында, Тукай урамындагы 4нче йортта 15 гыйнвар иртәнге сәгать унда булачак.

Гомәр Мәрданов 1930 елда ТАССРның Әтнә районы Иске Җогып авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесында белем ала. Төрле елларда Әтнә мәдәният йорты мөдире, режиссер була, Әтнә халык театрын (хәзер дәүләт драма театры) җитәкли.

2018 елда театрның 100 еллык юбилеенда катнаша.

XS
SM
MD
LG