Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һава аланнарында һәм думада шартлаткыч кую турында хәбәр итүче татарстанлы тоткарланган


Тоткарланган ир-ат психик авыру, берничә тапкыр дәваланып чыккан диелә.

Мәскәүнең өч һава аланында һәм Русия Думасы бинасында шартлаткыч кую турында хәбәр итүче Татарстаннан булган. Ир-ат психик авыру, ул берничә тапкыр дәваланып чыккан дип яза "Интрефакс"

Мина кую турында аноним шалтыратулар 14 гыйнвар көндез була. Коткаручылар һәм кинологлар тиз арада Внуково һава аланына килә, ә Домодедовода өстәмә иминлек чаралары кертелә.

Агентлык мәгълүматынча, шалтыратучы тоткарланган. "Аноним шалтырату Татарстаннан килгән. Шалтыратучының шәхесе ачыкланды. Ул шунда яшәүче ир-ат", дигән "Интерфакс" чыганагы.

Ул моңа кадәр дә тәртип саклау оешмаларына таныш кеше булып чыккан диелә.

XS
SM
MD
LG