Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор: "бәдрәфтә ут капкан татар" турындагы баш исем татар халкын мыскыл итми


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Роскомнадзор канун матбугат чараларындагы язмаларда кешенең милләтен күрсәтүне тыймый дип белдерә.

Роскомнадзор RUPOSTERS басмасындагы "Бәдрәфтә шырпы ярдәмендә сасы истән котылырга теләүче татарга ут капкан" дигән баш исемдә матбугат чаралары турындагы канунны бозу тапмаган.

Дәүләт оешмасында белдерүләренчә, Русия кануннары матбугат чараларындагы язмаларда кешенең милләтен күрсәтүне тыймый.

"Материалның баш исеме игътибарны җәлеп итү һәм текстны укырга кызыксындыру өчен куелган. Шул ук вакытта мәкаләнең тулы эчтәлеген исәпкә алганда, редакция татар халкын мыскыл итү, милләтара дошманлык уяту максатын куймаган", диләр Роскомнадзорда.

Оешма сүз журналистика этикасын бозу турында барырга мөмкин ди, әмма бу өлкә безгә кагылмый дип белдерә.

Роскомнадзорга әлеге баш исемне тикшерүне сорап, татар активисты Наил Нәбиуллин мөрәҗәгать иткән иде.

Беренче тапкыр бу хактагы яңалык узган ел декабрь урталарында "Татар-информ"да чыкты. Агентлык Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәлегенә сылтанып, Ленино-Кокушкино авылында яшәүче 67 яшьлек ир-ат бәдрәфтә сасы истән котылырга теләп шырпы кабызуы һәм нәтиҗәдә үзенә ут кабуы турында язды. Ирнең бите, куллары, күкрәге һәм тын юлларына зыян килгән.

XS
SM
MD
LG