Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшаның Гданьски шәһәре мэры ярминкәдә пычак һөҗүменнән соң вафат булган


Павел Адамович һөҗүмгә берничә мизгел кала
Павел Адамович һөҗүмгә берничә мизгел кала

Гданьски шәһәре мэры Павел Адамович 14 гыйнварда хастаханәдә вафат булган. Якшәмбе кич хәйрия концертында аңа пычак белән кадаганнар иде.

Павел Адамовичка күп сәгатькә сузылган операция ясау һәм яңа кан бирүгә карамастан вафат булган. Бу хакта табиблар хәбәр итте. Мэрның йөрәгенә һәм мөһим кан тамырларына зыян килгән диелә.

Адамовичка якшәмбе кич хәйрия концертында 27 яшьлек Стефан В. һөҗүм иткән. Ул сәхнәгә менеп мэрның йөрәгенә кимендә ике тапкыр пычак кадаган. Һөҗүм итүче шунда ук тоткарланган, әмма микрофонга кычкырып берничә сүз әйтергә өлгергән. Ул Адамович әгъза булып торган "Ватандашлар платформасы" фиркасе гаебе белән үзенең элегрәк гаделсез хөкем ителгәнлеге турында белдергән.

Медиа язуынча, Стефан В. элек банкларга кораллы һөҗүм өчен чынлап та хөкем ителгән. Аның шулай ук психикасы белән дә проблемнар бар дип хәбәр ителә.

Павел Адамович Гданьски шәһәрен 20 ел җитәкләгән. Ул хакимияттәге "Хокук һәм гаделлек" фиркасенә оппозициядә торучы сәясәт эшлеклесе иде.

Гданьски һәм Польшаның башка кайбер шәһәрләрендә дүшәмбе кич көч куллануга каршы урам җыеннары уза.

XS
SM
MD
LG