Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 елда Башкортстан телләре үсешенә 75 млн сум бүленгән


Грантларның гомум күләме 74 миллион 761 мең 424 сум тәшкил итә.

Башкортстанда дәүләт һәм башка телләрне саклау һәм үстерү проектлары өчен Башкортстан башлыгы грантларына гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар 31 гыйнварга кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Башкортстан мәдәният министрлыгы сайты.

Грантларга мәдәният, фән, медиа, яшьләр сәясәте һәм спорт эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, республика дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау буенча эш алып барган табышсыз оешмалар, дәүләт һәм җирле унитар оешмалары дәгъва итә ала.

Аерым алганда, грантны фәнни проектлар ясаучы, башкорт телен укыту методикасы белән шөгыльләнүче, Башкортстаннан читтәге башкорт диаспораларына ярдәм күрсәтүче, Башкортстанның танылган шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерүче оешмалар алырга мөмкин.

Нигезләмәдә грантлар алуда чит илләрнең юридик затлары һәм Русиянең чит ил финанславы булган юридик затлары катнаша алмавы әйтелә.

XS
SM
MD
LG