Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы: япон егетенә урысча җавапны техник хезмәткәр биргән


Рөстәм Миңнеханов Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләре белән (архив фотосы)
Рөстәм Миңнеханов Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләре белән (архив фотосы)

Олимпиадада катнашучыларның сорауларына тәүлек әйләнәсе бик күп хезмәткәр җавап бирә, япон егетенә КФУда эшләүче, татар телен яхшы белмәгән техник хезмәткәр җавап биргән диелде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Татар теленнән халыкара олимпиада тирәсендә шау-шуга сәбәп булган хәлгә аңлатма бирде. Олимпиадада катнашырга теләүче япон егете киңәш сорап татар телендә мөрәҗәгать иткән, әмма аңа урыс телендә язарга кушылган иде. Министрлык җавабын Инказан китерә.

Мәгариф министрлыгы аңлатуынча, бәйгенең читтән торып уздырылучы этабы Казан федераль университетында оештырыла. Төрле илләрдә яшәүче катнашучылар оештыруга бәйле сорауларны тәүлекнең төрле вакытында бирә. Аларга җавап кайтару өчен бик күп хезмәткәр җәлеп ителгән.

"КФУның техник хезмәткәренә интернет-сынауда катнашу турындагы сорау белән мөрәҗәгать итүче урыс телендә җавап алган, чөнки хезмәткәр татар телен яхшы белми. Мәсьәлә тиз арада һәм уңай хәл ителде. Япония вәкиле Чихиро берничә телдә камил сөйләшә, шул исәптән татар һәм урыс телләрендә", диләр матбугат хезмәтендә.

Министрлыкның милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова олимпиаданың техник ягы өчен КФУ белгечләре җавап бирә дип өстәгән. "Бу очракта без бары тик татарлар яки урыслар гына эшләргә тиеш дип таләп куя алмыйбыз", ди Әхмәтҗанова.

Ул Чихироның киңәш сорап якшәмбе төнлә язуына да басым ясый. Техник төркем җитәкчесе бу очракта җавапның татарча булуыннан бигрәк оперативлык мөһирмәк дип хәл иткән һәм урыс телендә җавап биргән, ә сорауны мәгариф министрлыгы белгеченә дә җибәргән.

Нәтиҗәдә Япония вәкиле министрлык вәкиленнән татарча җавап та алган.

Татар теленнән халыкара олимпиадада 2014 елда җиңү яулаган япон егете Юто Хишияма үзенең Facebook сәхифәсендә "дустым татарча язган сорауга урысча җавап биргәннәр" дип пост чыгарган иде. Соңрак ул аны алып куйды. Постта япон егете "Олимпиада өчен интернет имтиханны телефоннардан тапшырырга мөмкинме? Хәзер сәяхәттә булганыма күрә миндә компьютер юк", дип язган иде. Аңа "задайте вопрос на русском языке, пожалуйста", дигән җавап килгән.

XS
SM
MD
LG