Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: Кытай тиздән кораллануда иң алдынгы ил булачак


Кытайда җитештерелгән хәрби очкыч
Кытайда җитештерелгән хәрби очкыч

АКШ күзләве белдерүенчә, Кытай Тайвань тирәсендә "тышкы көчләргә" каршы торучы системнар булдырган, 2018 елда саклану өлкәсенә ил казнасыннан 200 млрд доллар бүленгән. Бу 2002 ел белән чагыштырганда өч тапкырга артык.

Кытайның кораллы көчләре якын киләчәктә иң заманча корал булдырачак. Бу соңгы еллардагы көчле модернизация нәтиҗәсе. Моның стратегик максаты - Кытай гаскәренең сугышка сәләтлелеген арттыру һәм Тайваньне илгә кушарга омтылу диелә Америка хәрби күзләү хисабында.

Хисапта әйтелгәнчә, Пекин "тышкы көчләр" Тайваньне якларга тырышырга мөмкин дип көтә. Шунлыктан Кытай төбәктә "тышкы көчләргә" каршы торучы системнар уйлап чыгарырга мәҗбүр булган.

Америка мәгълүматына караганда, Кытай 2018 елда саклану өлкәсенә казнадан 200 миллиард доллардан артык акча бүлгән. 2002 ел белән чагыштырганда, бу өч тапкырга артык. АКШның саклану бюджеты 700 миллиард доллар тәшкил итә, әмма аның зур өлеше фәнни тикшеренүләргә һәм яңа системнар уйлап чыгаруга тотыла. Ә Пекин тикшерүләр ясап тормый, сатып алынган яки канунсыз үзләштерелгән чит ил технологияләрен күчереп төзи. Кытай шулай ук үзенең зур базарына керү мөмкинлеге бирү өчен көнбатыш ширкәтләреннән мөһим технологияләрне тапшырырга мәҗбүр итә.

АКШ күзләве мәгълүматынча, Кытайның хәзер очкычлардан, кораблардан, су асты көймәләреннән атыла торган канатлы ракетлары бар. Алар меңләрчә чакрым ераклыкта урнашкан хәдәфләргә барып җитә ала. Әйтик, АКШның иң эре хәрби-диңгез ныгытмасы урнашкан Гуам утравына да җитәргә мөмкин.

Америка экспертлары Кытай Тайваньне көч кулланып үзенә кушып куяр дип санамый. Алар Пекин низагтан качарга тырышачак дип фаразлый. Әмма Пентагон Кытай гаскәренең куәте арту хәрбиләрдә үз-үзләренә ышаныч тудырырга һәм алар бу ышанычны Кытай лидерына җиткерергә мөмкин дип курка. Бу хакта Пентагон вәкиле CNNга сөйләгән.

XS
SM
MD
LG