16 гыйнвар Татарстан трансплантологиясенә нигез салучы, Русия һәм Татарстанның атказанган табибы, Европа һәм Русия урологлар, трансплантологлар, онкологлар җәмгыяте әгъзасы Ринат Галиевны соңгы юлга озаттылар. Ул 14 гыйнвар вафат булды дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы.
Ринат Галиев 1946 елда Әлмәт районының Нәдер авылында туа. 40 елдан артык табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, шулардан 30 ел Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеген һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде.
1991 елда Ринат Галиев республикада беренче тапкыр авыру кызга бөер күчереп утыртты. Русиядә беренчеләрдән булып тугандаш донордан бөер күчереп утырту операциясен башкарды. Бөер күчереп утырту белән бәйле башка төрле проблемнарны хәл итүдә дә беренчеләрдән булды.