Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның өченче мөддәтендә Русиядән ике миллионга якын кеше киткән


Росстат мәгълүматларына караганда, 2017 елда Русиядән 377 мең кеше киткән. 2012 ел белән чагыштырганда, бу өч тапкырга артыграк. Шул ук вакытта белгечләр Росстат саннары алты тапкырга киметеп күрсәтелә дип белдерә.

Владимир Путин өченче тапкыр президент булып эшләү дәверендә Русиядән китүчеләр саны рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Росстат мәгълүматларына караганда, бу чорда барлыгы 1,7 миллион кеше киткән. Бу хакта "Проект" медиасы чыгарган тикшерүдә әйтелә. Басма Русиядән чыгып китүчеләрнең саны, сәбәпләре, аларның белем дәрәҗәсе һәм социаль статусы турында тикшерү уздырган. Моның өчен экспертлар Росстат, БМО, консалтинг ширкәтләре һәм башка чыганакларны кулланган.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2017 елда Русиядән 377 мең кеше киткән. Бу 2012 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга артыграк. Мөһаҗирләрнең күпчелеге 22-34 яшьлекләр. Эмигрантларның 22 проценты югары белемле һәм фәнни дәрәҗәләргә ия. 2012 елда бу күрсәткеч 17 процент булган. Югары белемле русияләрнең күпчелеге Германия, АКШ, Израиль һәм Кытайга киткән.

Русиядән шулай ук байлар да күпләп китә. Басма New World Wealth ширкәте мәгълүматларын китерә. Аларга ярашлы, 2017 елда Русиядән өч мең миллионер киткән. Күбесе АКШ, Британия, Португалия, Кыпрыс һәм Кариб диңгезе бассейны илләренә барып урнашкан. Әлеге күрсәткеч белән Русия дөньяда алтынчы урында тора.

Knight Frank ширкәте мәгълүматларына караганда, байлыклары 50 млн доллардан артып киткән кешеләрнең яртысында ике ватандашлык бар, ә 45 проценты бөтенләйгә китү вариантын карый. 2017 елда шулай ук русияләрнең чит илдә милек сатып алу соравы да ике тапкыр арткан.

Шул ук вакытта "Проект" Росстат китүчеләр санын киметеп күрсәтә дип белдерә. АКШ эчке иминлек министрлыгының 2017 елгы саннары Росстат саннарынан алты тапкырга артыграк. Ягъни Росстат АКШка китүчеләрне әзрәк теркәгән. Росстат саннары бигрәк тә Чехия һәм Маҗарстаннан алынган мәгълүматлардан аерыла - 12 һәм 24 тапкыр.

2016 елда Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы илләренә кергән 24 илгә чыгып китүчеләр саны Росстат саннарына караганда, алты тапкырга артыграк булган.

Росстатта бу факты таныйлар. "Күпләр теркәлгән урыннарыннан исәптән төшми һәм эмигрантлар исемлегенә эләкми. Документларга караганда, алар Русиядә дип санала, ә чынлыкта башка илләрдә яши", диләр.

БМО мәгълүматларына караганда, дөньяда Русиядән барлыгы 10,6 млн эмигрант яши. Әлеге күрсәткеч белән ул өченче урында. Беренче урында Һиндстан (16,6 млн), икенчедә - Мексика (14 млн). Миллиардтан артык кешесе булган Кытай дүртенче урында.

Русиядән китүнең төп сәбәпләре дип Росстат шәхси һәм гаилә хәлләрен атый: кияүгә чыгу, өйләнү, балалары яки ата-аналары янына күчү. Эшкә 2017 елда бер мең кеше, укырга 300ләбе киткән.

Чагыштыру өчен басма 2016 елда "Левада үзәге" сораштыруларын китерә. Респондентларның күпчелеге күчеп китүнең сәбәпләре дип чит илдә яшәү шартларының яхшырак һәм Русиядә икътисади вазгыятьнең тотрыксыз булуын атаган.

Хисапта шулай ук чит илләрдән сыену сораулар да арта диелә. 2017 елда бу уңайдан Европа берлегенең 28 иленә русияләрдән 12,7 мең мөрәҗәгать килгән. Гаризаларның иң күбе Германиягә җибәрелгән. Франция, Польша, Австрия һәм Финляндия беренче бишлектә.

Тагын 2,7 мең мөрәҗәгать АКШка килгән.

XS
SM
MD
LG