Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәхкәмә украин диңгезчеләрен апрельгә кадәр сак астында калдырды


Украин диңгезчеләре мәхкәмәдә
Украин диңгезчеләре мәхкәмәдә

Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе былтыр ноябрьдә тоткарланган дүрт украин диңгезчесен сак астында тоту вакытын озайтты.

Украин диңгезчеләре кимендә апрельгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. 15 гыйнварда мәхкәмә 20 диңгезчегә сак астында тоту вакытын озыйткан иде. Шулай итеп, Керич бугазында тоткарланган барлык диңгезчеләр дә сак астында калды.

Мәхкәмә утырышлары ФСБ соравы белән ябык тәртиптә узды. Украин диңгезчеләрен дәүләт чиген бозуда гаеплиләр. Адвокатлар берничә мөрәҗәгать белән чыкты, әмма аларның күпчелеге, шул исәптән тоткарланучыларның хәрби тоткыннар дип тануны соравы канәгатьләндерелмәде.

2018 елның 25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

Мәскәү "диңгезчеләрне хәрби тоткыннар дип танып булмый, чөнки Русия белән Украина арасында сугыш юк" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG