Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга инвестицияләр кертүдә АКШ беренчелеккә чыккан


Татарстанның инвестицияләр агентлыгы утырышы
Татарстанның инвестицияләр агентлыгы утырышы

2018 елның тугыз аенда Татарстанга иң күп инвестицияләрне АКШ инвесторлары керткән.

Икенче урында Германия. Бу хакта Татарстанның инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина оешманың еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Дөньяда чит ил инвестицияләре 15-20 процентка кими бара. Татарстанда, киресенчә, арта гына. Без 2018 елның 9 аенда гына да 2017 ел күрсәткеченә ирештек. Татарстанның төп инвесторы - Төркия. Ләкин 2018 елның 9 аенда беренче урынга АКШ чыкты. Америка инвесторлары җитди эшләде. Бу Ford, 3М ширкәтләре. Сәясәт ул бик кызык. Тик Татарстанның икътисади мөмкинлекләре могҗизалар тудыра, күрәсең", диде ул.

Утырышта күрсәтелгән инфографика
Утырышта күрсәтелгән инфографика

Узган елның беренче өч чирегендә Татарстанга кертелгән инвестицияләрнең 35 проценты Америкага туры килсә, икенче урында Германия бара. Аның өлеше - 25 процент дип исәпләнә. Өченчедә - Төркия. Аннан Кытай, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Чехия һәм башкалар килә.

2018 елда инвестицияләр күләме 668,9 млрд сумга җиткән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 31,3 млрд сумга күбрәк.

XS
SM
MD
LG