Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яндекс" һәм Mail.ru суверен интернет турында канун өлгесен хуплады


Интернет-ширкәтләр әлеге документ аларга "бу индустриядә үзләрен тыныч хис итәргә мөмкинлек бирәчәк" дип саный.

"Яндекс" һәм Mail.ru ширкәтләре Русия думасына "суверен интернет" турында былтыр декабрьдә кертелгән канун өлгесен хуплады.

Парламентның әлеге документ турында фикер алышуга багышланган киңәйтелгән утырышында Mail.ru вице-президенты һәм техник мөдире Владимир Габриелян "әлеге канунны әзерләүгә сәбәп булган куркынычлар тормышка ашса, беренчеләрдән булып интернет-ширкәтләргә зыян киләчәк", диде. Габриелян канун өлгесендә тәкъдим ителгән чараларның кирәге чыкмаса да, "аларның булып торуы индустриядә үзебезне тыныч хис итәргә мөмкинлек бирә" дип белдерде.

"Яндекс" вәкиле Алексей Соколов канун өлгесе "интернетның Русия өлешен якларга юнәлгән" дип саный.

Шул ук вакытта алар документка бераз үзгәрешләр кертергә кирәк, әйтик, канунның кайбер өлешләре гадәттән тыш хәлләрдә генә кулланылырга тиеш дигән фикердә.

Узган айда Русия думасына Русияне дөнья интернет челтәреннән аерган очракта интернетның Русия өлешен автоном эшләтү турында канун өлгесе кертелде.

Канун авторлары АКШның сентябрьдә кабул ителгән яңа кибер-иминлек стратегиясенең "агрессив" булуы исәпкә алынды дип белдерә. Документка ярашлы, Русия кулланучыларының мәгълүматын чит илләргә сирәгрәк җибәрү мөмкинлеге булдырылачак.

Нинди дә булса куркыныч туган очракта, элемтә операторлары трафикны үзәкләштерелгән рәвештә идарә итүне тәэмин итәргә тиеш. Канун тапшырылган трафикның чыганагын билгели алырлык техник чаралар булдыруны да күз уңында тота. Кирәк вакытта әлеге чаралар тыелган мәгълүматлы ресурска керүне томалый алачак.

XS
SM
MD
LG