Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп "шатдаун"ны туктату өчен демократларга яңа тәкъдим ясады


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Демократлар фиркасеннән килгән беренче реакциягә күрә, килешүгә ирешү ихтималы зур түгел.

АКШ президенты Дональд Трамп Мексика чигендә мигрантларга каршы дивар төзү мәсьәләсендә яңа тәкъдим ясады. 20 гыйнварга каршы төндә ул телевидение аша американ халкына мөрәҗәгать итте. Fox News каналы президент чыгышын туры эфирда күрсәтте.

Трамп дивар төзелеше чыгымнарын федераль бюджеттан каплауга каршы чыгучы демократларга компромисс чишелеш тәкъдим итте. Ул бу чишелеш федераль хөкүмәткә эшен яңартырга мөмкинлек бирәчәк дип ышана.

  • Трамп АКШка бала чагында китерелгән һәм вакытлы сыену мөддәте чыккан канунсыз мигрантларга өч елга депортациядән юридик яклау тәкъдим итте. "Безнең иммиграция системы хурлык түгел, горурлык булырга тиеш" диде ул.
  • Трамп Мексика чиге буйлап тоташ дивар төзүдән баш тартты. Ул диварны 370 чакрым озынлыктагы киртә белән алыштырырга тәкъдим итте. "Дивар – ул әхлаксызлык түгел" дип өстәде Трамп. Киртә коруга федераль бюджеттан Трамп диварга дип сораган шул ук 5,7 миллиард доллар бүленергә тиеш.
  • АКШ белән Мексиканың җир өсте чигенең озынлыгы – 3145 чакрым. Шуның 1050 чакрымы инде болай да төрле корылмалар белән киртәләнгән, дип яза ВВС. 2018 ел башында CNN, президент идарәсе планында 1390 чакрым озынлыктагы яңа дивар төзү һәм тагын 1870 чакрым киртәләрне төзекләндерү каралган дип хәбәр иткән иде. Трамп бу эшләргә федераль бюджеттан 5,7 миллиард доллар бүлүне сорады.
  • Трамп АКШның чик буе-таможня хезмәтенә эшкә 2570 яңа хезмәткәр алырга тәкъдим итте. Президент мигрантларга һуманитар ярдәмгә һәм чик буенда наркотикларны ачыклау технологиясенә 800әр миллион доллар бүлергә тәкъдим итте. Ул шулай ук мигрантлар эшен тикшерүче мәхкәмәләр санын арттырырга чакырды.

Трамп чыгышы алдыннан демократлар нинди дә булса компромисска барудан баш тартты. Сенаттагы азчылык җитәкчесе ярдәмчесе Ричард Дурбин, демократлар Трамп тәкъдимен кабул итмәс ахры, дип белдерде. Башта Трамп хөкүмәт эшен яңартырга тиеш. Икенчедән, бу тәкъдим Сенатта расланыр дип уйламыйм, диде ул Reuters агентлыгына. Вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелоси да Трамп тәкъдиме "кабул итәрлек түгел" дип белдергән.

Дивар төзелешен финанслау тирәсендәге каршылык аркасында американ хөкүмәтенең эшчәнлеге инде 30 көн финансланмый. Президент һәм Вәкилләр пулатында күпчелекне алып торган демократлар арасындагы килешмәүчәнлек аркасында кайбер федераль оешмаларны финанслау туктатылды.

11 гыйнвар федераль оешмаларда эшләүче 800 меңнән артык хезмәткәр бу көнне аласы хезмәт хакларын ала алмады. Финанслау туктатылу сәбәпле, 350 меңләп кеше, шул исәптән НАСА хезмәткәрләре барысы да диярлек, Милли парклар хезмәтенең 80% хезмәткәре түләүсез ялга җибәрелде. Түләү проблемнары шулай ук эчке иминлек, транспорт, юстиция министрлыклары, дәүләт департаменты һәм федераль тикшерү идарәсенә дә кагылды.

XS
SM
MD
LG