Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Казанда юрист Эльза Нисанбековада тентү уздыра


Эльза Нисанбекова
Эльза Нисанбекова

Тентү "Ачык Русия" хәрәкәтенең Ростов бүлекчәсе җитәкчесе Анастасия Шевченкога карата ачылган җинаять эше белән бәйле диелә.

21 гыйнвар иртән "Правозащита Открытки" оешмасы юристы Эльза Нисанбековага полиция тентү белән килгән. Бу хакта Idel.Реалиига оешма координаторы Алексей Прянишников хәбәр иткән.

Басма язуынча, тентү "Ачык Русия" хәрәкәтенең Ростов бүлекчәсе җиәкчесе Анастасия Шевченкога карата ачылган җинаять эше белән бәйле. Нисанбекованың нидә шикләнелүе турында әйтелми. Тентүләр шулай ук Ростов активистларында да бара диелә. Шевченконың телефоны җавап бирми, аның кайдалыгы билгесез.

Элегрәк Эльза Нисанбековага "оппозиция йөрешендә" катнашканы өчен 10 мең сумлык штарф салынган иде.

XS
SM
MD
LG