Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 миллиардерның байлыгы иң ярлы 3,8 миллиард кешенең керемнәре белән тигезләште


Дөньядагы миллиардерларның байлыгы көн саен 2,3 миллиард долларга артып тора, ә фәкыйрьләрнең керемнәре 11 процентка кимегән.

Соңгы ун ел эчендә миллиардерлар саны ике тапкырга арткан һәм 2018 елда 2208-гә җиткән. Бу хакта Oxfam хәйрия оешмасы хисабында әйтелә.

Дөньяда иң бай саналган 26 кешенең байлыгы 3,8 миллиард иң ярлы кешеләрнең керемнәре белән тәңгәлләшкән. 2017 елда 43 миллиардерның байлыгы 3,7 миллиард ярлының керемнәре белән тигез иде.

Дөньядагы миллиардерларның байлыгы көн саен 2,3 миллиард долларга артып тора диелә. Бер ел эчендә аларның байлыгы 900 миллиард долларга арткан һәм тарихта иң югары дәрәҗәгә җиткән. Шул ук вакытта халыкның иң фәкыйрь өлешенең керемнәре бер елда 11 процентка кимегән. Алар көненә 5,5 доллардан да азрак акча тота.

Тикшерүдән күренүенчә, байлыкның күп өлеше ирләр кулында. Ирләр корпорацияләрнең 86 процентын контрольдә тота.

XS
SM
MD
LG