Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Курил утрауларын Япониягә тапшыруга каршы пикет узды


Курил утрауларын Япониягә бирүгә каршы пикет

Пикетка чыгучылар "Урыс җирен саклап калыйк" дип язылган плакат тотып торды.

21 гыйнвар Казан Кирмәне янындагы Муса Җәлил һәйкәле янында Көньяк Курил утрауларын Япониягә тапшыруга каршы ялгыз пикет узды. Бу хакта Idel.Реалиига Татарстанда урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов сөйләгән.

Ялгыз пикетны православ активист Наталья Боровик оештырган. Ул "Көньяк Курилны Япониягә тапшырмаска! Урыс җирен саклап калыйк" дип язылган плакат тотып торган. Михаил Щеглов сүзләренчә, чарада берничә кеше катнашкан, алар чиратлашып пикетта басып торган.

Мондый пикетны Казанда якшәмбе "Сул фронт" әгъзалары да уздырган диде Щеглов. Активистларның берсе "Көньяк Курилны Япониягә тапшыру - дәүләткә хыянәт" дип язылган плакат тоткан.

Казанда ялгыз пикет
Казанда ялгыз пикет

Дүшәмбегә каршы төндә Kyodo япон агентлыгы, Япония хөкүмәтендәге чыганакларга сылтанып, Русия Япониягә Шикотан утравын һәм Хабомаи архипелагын тапшырырга мөмкин дип язды. Агентлык хәбәр итүенчә, Япония премьер-министры Синдзо Абэ, Көньяк Курилның әлеге ике утравы тапшырылган очракта, Русия белән солых килешүе төзү мөмкин дип белдергән. Бу хакта Япония премьер-министрының 22 гыйнвар Мәскәүдә узачак очрашуыннан соң белдерелергә мөмкин диелә.

Бәхәсле дүрт утрауның барысының да Япониягә кайтарылуы, Абэ фикеренчә, "тормышка ашмаслык" булып күренә.

Курил утрауларын Япониягә тапшыруга каршы митинглар Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG