Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талия Миңнуллина: "Сычуань-Чуашстан" белән килешү юк, әмма Кытай инвесторлары белән хезмәттәшлек бар


Талия Миңнуллина

Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Кытай белән берлектә "Сычуань-Чуашстан" ширкәтенең Татарстанда агропарк төзү ихтималына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Талия Миңнуллина Idel.Реалии сорауларына язылган җавабында "Сычуань-Чуашстан" ширкәте белән Инвестицион үсеш агентлыгы арасында бәйләнешләр булмады" дип белдерде.

"Моңа кадәр Кытайның "Сычуань-Чуашстан" ширкәте белән бәйләнешләр булмады" диелә Миңнуллина җавабында, димәк, Кытай инвесторлары белән хезмәттәшлек хәзерге вакытта юк һәм киләчәктә дә булмаячак дигән сүз түгел.

Сүз Чуашстанда төзелергә тиешле "Сычуань-Чуашстан" агропаркы турында бара. Республикада сөт җитештерү корылмасы һәм терлек асрау комлексы төзелергә тиеш иде. Әмма халык моңа каршы булды һәм Кытай инвесторлары проектны тормышка ашыруны туктатып торды. "Сычуань-Чуашстан" ширкәтенең җитәкче урынбасары Чжан Лав "Чуашстан халкы каршы булса, без башка төбәккә күчәбез, Татарстанда безне инде көтәләр" дип сөйләгән иде. Хезмәттәшлек турында проектны Кытай премьеры Ли Кэцян һәм Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган, ул барыбер тормышка ашырылачак диелде.

Әлеге сүзләрдән соң Азатлык Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгына әлеге проектка кагылышлы сораулар җибәрде.

Татарстан һәм Кытайның Сычуань төбәге арасында 2016 елда хезмәттәшлек турында төзелгән килешү дә бар.

Чуашстанда Кытайның сөт җитештерү заводы төзелү турындагы хәбәр Чуашстанның үзендә дә, Русиянең башка төбәкләрендә дә шау-шу уятты.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG