Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә БТР тарлавыкка төшеп, Русиянең өч хәрбие һәлак булган, Башкортстан егете яраланган


Абхазиядә Русия армиясе БТРы тарлавыкка төшеп киткән. Аның эчендәге өч хәрби һәлак булган, тагын икесе авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән, аларның берсе Башкортстан егете.

Русия хәрби техника кәрваны Цабал тау полигоныннан кузгалган булган. Күпмедер баргач БТР-80 40 метр тирәнлектәге тарлавыкка төшеп киткән. Нәтиҗәдә өч хәрби һәлак булган, тагын икесен боралаклар белән Ростов хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта Русия медиасы яза. Һәлакәткә техниканың төзек булмавы яки БТР йөртүчесенең хатасы китергән булырга мөмкин диелә.

ПроУфу басмасы язуынча, яраланган ике хәрбинең берсе гаскәргә Башкорстанның Аскын районыннан алынган булган. Ул Венер Әсләмов диелә. Аның умыртка баганасы һәм күкрәк читлеге сөякләре сынган, баш мие селкенгән дип белдерелә. Венер салкын суда БТР астында кала, әмма яр буена чыга ала һәм шунда гына аңын югалта.

Әлеге вакытта егет хәрби һоспитальдә, аның янына өлкән абыйсы килгән дип яза басма. Тиздән аны Мәскәүгә алып китәргә тиешләр.

Венерның ата-анасы пенсионерлар һәм алар Мәскәүгә барырга ярдәм сорап, Башкортстан хәрбиләренең һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты рәисе Владимир Симарчукка мөрәҗәгать иткән. Әмма комитетта акча булмаган дип яза ПроУфу.

Казада һәлак булган өч хәрби гаскәргә Чиләбе өлкәсеннән, Сызраньнан һәм Краснодардан алынган булган. Аларга 21-22 яшь.

Грузиядән аерылырга теләүче Абхазияне Русия бәйсез дәүләт дип таныды һәм аңа төрле яклы ярдәм күрсәтеп килә, шул исәптән анда Русия хәрбиләре тора.

XS
SM
MD
LG