Янгын чыгу вакытында ике кораб та нейтраль суларда булган. Беренчел мәгълүматка күрә, ягулыкны күчерү вакытында бер корабта шартлау булган, янгын чыгып, ут икенче танкерга да күчкән. Исән калыр өчен экипаж суга сикергән.
Янгын нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Интерфакс. 14 кеше коткарылган, тагын 7 кешенең язмышы билгеле түгел. Экипаж Төркия һәм Һиндстан ватандашларыннан торган.
Каза урынында җиде коткару корабы эшли, тагын өч кораб һәлакәт урынына юл алган, дип хәбәр итә диңгездә эзләү һәм коткару федераль агентлыгы.