Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә иҗтимагый институтларга ышаныч иң түбән дәрәҗәгә төшкән


Русияләр иң түбән ышаныч дәрәҗәсен матбугат чараларына белдергән. Ә хөкүмәткә ышаныч бер ел эчендә 10 процентка кимегән.

Американың Edelman тикшеренү ширкәте дөньяның төрле илләрендә яшәүче халыкларның иҗтимагый институтлар һәм хакимият институтларына ышаныч дәрәҗәсе рейтингын чыгарды. Гомум рейтингта Русия иң соңгы урында, хакимияткә ышаныч өлешендә генә берничә илдән өстәрәк тора.

Сораштыруда дөньяның 28 иленнән 33 мең кеше катнашкан. Edelman аларның иҗтимагый оешмаларга, бизнеска, хакимияткә һәм медиага мөнәсәбәтен өйрәнгән. Дөньяда әлеге институтларга ышаныч берничә процентка арткан.

Русиядә бу институтларга гомум ышаныч индексы 29 (иң югары индекс - 100). 2018 елда Русиядә әлеге индекс 36 булган.

Русия иҗтимагый институтларга ышаныч рейтингында иң ахыргы урында: сораштыруда катнашканнарның 23 проценты гына аларга ышана. Кытайда ышаныч дәрәҗәсе 74%, Канадада - 59%, Британиядә - 47%.

Бизнеска ышанучылар да Русиядә күп түгел - нибары 34 процент. Ә Кытайда - 80 процент.

Матбугат чараларына ышаныч рейтингында да Русия соңгы урында - 26 процент. Бу былтыргы белән чагыштырганда 9 процентка кимрәк.

Русия соңгы урында булмаган бердәнбер өлкә - хакимияткә ышаныч. Русияләрнең 34 проценты хакимияткә ышана, бу Мексика, Франция, Бразилия һәм тагын берничә ил күрсәткечләреннән күбрәк. Шул ук вакытта Русия хөкүмәтенә ышаныч дәрәҗәсе бер ел эчендә 10 процентка кимегән.

Русияләрнең хакимияткә ышанычының кимеүен Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) дә теркәгән иде. Президент Владимир Путинга ышаныч рейтингы 33,4 процентка кадәр төште. Бу 2006 елдан бирле иң түбән күрсәткеч. Премьер-министр Дмитрий Медведевка ышанычны сораштыруда катнашканнарның нибары сигез проценты гына белдергән.

XS
SM
MD
LG