Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, очкыч җиргә төшеп утырганда җимерелә. Бомбалау очкычы күнегү очышы башкарган булган дип яза ТАСС.
Экипаж дүрт кешедән торган, аларның икесе һәлак булган, исән калганнарның берсе авыр хәлдә.
Очкыч Казанның Горбунов исемендәге авиация заводында 1986 елда төзелгән. Соңгы тапкыр 2012 елда капиталь төзекләндерү узган булган.