Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ кырымтатарлар йортларында тентү уздырды


Эвелина Арифова
Эвелина Арифова

Тентүләр Русиядә тыелган Номан Челебиджихан исемендәге төркемдә катнашуда гаепләнүчеләр йортларында узган.

Русия аннексияләгән Кырымда федераль иминлек хезмәте канунсыз кораллы төркемдә катнашу турындагы җинаять эше кысаларында берничә кырымтатарның йортында тентү уздырды. Алар Русиядә тыелган Номан Челебиджихан исемендәге төркемдә әгъза булып торулары өчен гаепләнә.

Хәбәр ителүенчә, тентүнең берсе Акмәчеттә Арифовлар гаиләсендә була. Җинаять эше аларның кызлары, "Аскер" хәрәкәте командиры Эвелина Арифовага карата ачылган. Эвелеина әлеге вакытта Украинада. Арифова бу мәгълүматны соңрак үзенең Facebook сәхифәсендә раслады. Аның әтисе Энвер Арифов сөйләвенчә, ФСБ хезмәткәрләре гаилә йоклаган вакытта иртүк килгән. Тентү ярты сәгатьләп дәвам иткән, нәтиҗәдә бер планшет алынган. Арифованың әти-әнисендә 25 гыйнвар ФСБ идарәсенә килергә чакыру калдырганнар.

Шушы ук эш нигезендә тагын бер тентү Курман районы (Красногвардейский) Даниловка авылындагы кырымтатарлар йортында оештырылган.

Номан Челебиджихан төркеме - 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән берлек. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Анда катнашучылар 2015 елның көзендә ярымутрауга электр энергиясен томалауда гаепләнә. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.

XS
SM
MD
LG