Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алматы урамына Мостай Кәрим исеме бирелгән


Уфада Мостай Кәрим һәйкәле
Уфада Мостай Кәрим һәйкәле

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме Алматының Жетысу районындагы урамга бирелде.

Алматы урамын Мостай Кәрим исеме белән атау карарын шәһәрнең акиматы һәм мәслихәте кабул иткән.

"Казакъстанда Мостай Кәрим иҗатын яраталар һәм беләләр. Язучының 100 еллык юбилее алдыннан Алматыда аның исемендәге урам барлыкка килү безнең өчен зур горурлык", дигән Казакъстанның Русиядәге илчесе Имангали Тасмагамбетов​. Аның сүзләрен "Башинформ" китерә.

Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә", "Ташлама утны, Прометей!", "Айгөл иле" әсәрләре нигезендә Алматы һәм Казакъстанның башка театрларында спектакльләр куелды һәм куела.

Халык шагыйренең 40лап шигыре, "Безнең өйнең яме", "Өч таган", "Озын-озак балачак" повестьлары казакъ теленә тәрҗемә ителгән.

XS
SM
MD
LG