Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Бакуга туры очышлар башлана


Уфа һава аланы

Очышларны Азәрбайҗанның Buta Airways һава ширкәте башкарачак.

2019 елның 12 маеннан Уфадан Бакуга туры очышлар ачылачак. Очышларны Азәрбайҗанның Buta Airways һава ширкәте Embraer очкычларында башкарачак.

Уфадан очкычлар һәр пәнҗешәмбе 23.35 сәгатьтә һәм һәр якшәмбе 12.50 сәгатькә очып китәчәк. Бу хакта "Уфа" халыкара һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билет бәясе 29 евродан башлана. Бу - минималь тариф. Аңа үзең белән йөк алу, очкычта ашату, һава аланында теркәлү мөмкинлеге керми.

Buta Airways - берничә ел элек кенә оештырылган арзанлы авиаширкәт. Ул "Азәрбайҗан һава юллары" ширкәтенә карый һәм Бакуның Хәйдәр Алиев исемендәге һава аланында урнашкан.

2017 елда ул Казаннан да очышлар башлаган иде.

XS
SM
MD
LG