Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэлада оппозиция җитәкчесе үзен президент дип игълан итте


Венесуэла Милли ассамблеясе җитәкчесе Һуан Гуайдо, 2019 елның 23 гыйнвары
Венесуэла Милли ассамблеясе җитәкчесе Һуан Гуайдо, 2019 елның 23 гыйнвары

Һуан Гуайдоны Венесуэла җитәкчесе дип АКШ президенты Дональд Трамп һәм Америка дәүләтләре оешмасы сәркатибе Луис Альмагро таныды.

Венесуэла Милли ассамблеясе җитәкчесе Һуан Гуайдо үзен вакытлыча ил президенты вазифаларын башкаручы итеп игълан итте дип хәбәр итә Associated Press. Ул моны ил башкаласы Каракаста протест белдерүче меңнәрчә кеше катнашкан митингта әйтте һәм "хакимият узурпациясен бетерергә" вәгъдә итте. Әлеге белдерүдән соң Каракаста протест белдерүчеләр һәм полиция арасында бәрелешләр башланды.

АКШ президенты Дональд Трамп Гуайдоны Венесуэланың легитим җитәкчесе дип таныды. Аның вәкаләтләрен шулай ук Америка дәүләтләре оешмасының генераль секретаре Луис Альмагро да таныды. АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Венесуэла президенты Николас Мадуроны хакимиятне оппозициягә тапшырырга чакырды.

Николас Мадуро әлеге вакыйгаларда АКШ хөкүмәтен гаепләп чыкты. Тарафдарлары алдында президент сарае балконыннан чыгыш ясап, ул Американы Вэнесуэлада "курчак хөкүмәт" оештыруда гаепләде. Ул АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләр өзүен белдерде, АКШ дипломатларына илдән 72 сәгать эчендә чыгып китәргә кушты.

Гуайдо белдерүенә кадәр үк Венесуэла югары мәхкәмәсе Милли ассамблеяның бер гамәле дә кануни саналмаячак дип белдерде. Белдерүдән соң мәхкәмә парламентка каршы тикшерү башларга кушты.

23 гыйнвар Гуайдо өндәве белән Венесуэлада президент Мадурога каршы күпсанлы протест чаралары башланды, беренчел мәгълүматларга күрә, кимендә 4 кеше һәлак булган.

2019 елның гыйнварында Мадуро икенче тапкыр Венесуэла президенты вазифасына кереште. Көнбатыш илләр һәм Көньяк Американың күпчелек илләре президент сайлавы нәтиҗәләрен танудан баш тартты. Венесуэла соңгы елларда авыр икътисади кризис кичерә. Оппозиция җитәкчесе Һуан Гуайдо Мадуроны узурпатор дип атады һәм вакытлыча президент вәкаләтләрен алырга әзер булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG