24 гыйнварда Кама Тамагы районы шурасы депутатлары Наил Вазыйховны башлык итеп сайлап куйды. Аны әлеге вазифага Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте диелә республика хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Вазыйхов Кама Тамагы районында туып-үскән, 20 елдан артык "Куйбышев" исемендәге флотның төзекләндерү базасында эшләгән, 14 ел буена аны җитәкләгән.
Районның элекке башлыгы Павел Лоханов Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул Казанга күченә.