Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүдә Русия беренче урында


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

2018 елда Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять бирүче русияләр саны 1,5 тапкыр арткан.

Русия 2018 елда Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять бирүдә беренче урында булган. Русия шулай ук мәхкәмәдә җиңелүче дәүләтләр рәтендә дә лидер. Бу хакта оешманың хисабына сылтанып, РБК яза.

Узган елда Русия ватандашлары Страсбург мәхкәмәсенә барлыгы 12 меңнән артык мөрәҗәгать җибәргән. Аларның 11750се мәхкәмәдә карала. Шикаятьләрнең яртысы турында Русия хакимиятләренә кисәтү җибәрелгән.

Икенче урында Романия (8,5 мең мөрәҗәгать), өченчедә - Украина (7,2 мең). Русия, Романия һәм Украинадан килгән шикаятьләр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә барлык мөрәҗәгатьләрнең яртысын (48,9%) тәшкил итә. Төркия белән Италиядән дә шикаять бирүчеләр күп.

Русия хакимиятләренә каршы 2018 елда Страсбург мәхкәмәсе 238 карар кабул иткән. Чагыштыру өчен, Төркия - 140, Украина - 86, Румыния - 71, Маҗарстан 35 эштә җиңелгән.

2017 елда да Русия лидер булды, әмма ул вакытта русияләр шикаятьләре былтыргы белән чагыштырганда, 30 процентка әзрәк иде.

2019 елның гыйнварыннан Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе шикаятьләрне яңача карый башлый. Әлегә бу сынау тәртибендә башкарыла. Процесс башланганчы шикаять бирүче һәм дәүләт арасында үзара аңлашу килешүе төзергә тәкъдим ителәчәк. Бу хөкемдарларга күп санда килгән бер-берсенә охшаш шикаятьләрне карауны җиңеләйтәчәк дип фаразлыйлар Страсбургта.

XS
SM
MD
LG