Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә интернет җиһазларны мотлак теркәү тәртибе кертелә ала


Гаджетларны IMEI - мобиль җиһазның халыкара идентификаторы нигезендә теркәргә тәкъдим итәләр. Бу террорчылар аралашкан җиһазларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк диләр.

Федерация шурасы интернетка чыга алучы мобиль җиһазларны киләсе елдан мотлак теркәү тәртибен кертү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта канун өлгесе авторларының берсе - Федерация шурасында комитет башлыгы Людмила Бокова сүзләренә сылтанып, РБК яза.

Гаджетларны IMEI - мобиль җиһазның халыкара идентификаторы нигезендә теркәргә тәкъдим итәләр. Документ авторлары бу террорчылар аралашкан җиһазларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк диләр. Әлеге башлангыч илгә контрафакт телефоннар кертүгә һәм мобиль җиһазларны урлауларга каршы көрәшергә дә ярдәм итәчәк диелә.

Канун өлгесенә ярашлы, телефоннар гына түгел, планшетлар, ноутбуклар һәм интернетка чыга алучы башка җиһазлар да теркәлергә тиеш.

  • Русияләр чит илдә сатып алынган гаджетны дәүләт хезмәтләре сайтында теркәргә тиеш булачак. Әгәр бу эш берничә ай эчендә башкарылмаса, җиһаз оператор кисәтүеннән соң томаланырга мөмкин.
  • Русиядә чит ил SIM-карталарын кулланучы чит ил кешеләренә канун кагылмаячак.
  • Мотлак теркәлү тәртибе кертелгәнче алынган телефон хуҗаларына биш елга кадәр "амнистия" каралган.
  • Җиһазлар турындагы мәгълүмат Росвязьгә караган оешмалар базасында сакланачак.

Канун 2019 елның 1 февралендә гамәлгә керергә мөмкин. Русиядә эшләүче берничә элемтә операторы әлеге башлангычка уңай каравын белдергән, әмма техника яктан үтәлеше белән ашыгырга ярамый дип кисәткән.

XS
SM
MD
LG