Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар президенттан ташламалы билет сорый


Февраль башыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе күтәрелә. Студентлар бу безнең кесәгә сугачак дип, ташлама сорап Татарстан президентына мөрәжәгать итте. Хакимият чаралар күрергә вәгъдә итсә дә, әлегә мәсьәлә ачык кала. Азатлык Казанда укучы студентлар белән күрешеп, фикерләрен белеште.

3 февральдән Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе күтәрелә. Автобус һәм электр транспортында бер билет 27 сум торачак. Моңарчы гамәлдә булган, күпләр уңайлы санаган, аерым бер транспортта 50 тапкыр йөрү мөмкинлеге биргән 750 сумлык тариф та бетерелә. Бу тариф бигрәк тә студентларга уңайлы иде.

Гыйнвар башында студентлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстанда студентлар өчен аерым ташламалы юл билеты булдыруны сорап петиция имзалый башлады. Язма әзерләнгән вакытка аны инде 38 меңнән артык кеше имзалаган иде.

Узган атна Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова яшьләр министрлыгы бу мәсьәләгә карата тәкъдимнәрен әзерләде диде. Аларның нидән гыйбарәт икәне әлегә билгесез.

Азатлык Казанда белем алучы студентлар белән аралашып, җәмәгать транспортында йөрүгә аена никадәр акча киткәне хакында сөйләшеп алды.

"Студентларга аерым юл билеты булдырылсын иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

КФУда белем алучы Камилә Ярмиева укудан тыш төрле түгәрәкләргә, яшьләр оешмаларына йөри. Шул сәбәпле, моңа кадәр булган гамәлдә 750 сумлык тариф аңа җитми, чөнки аның белән аерым бер транспортка гына утырып була. Камилә әйтүенчә, студентлар өчен йөрү картасы барлык җәмәгать транспортында да йөрергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Кәмилә Ярмиева
Кәмилә Ярмиева

"750 сумлык 50 тапкыр аерым бер транспортта йөрү тарифы минем өчен бик уңайлы булмады, чөнки миңа андый картаны икене алырга туры килә иде, берсен автобуста куллансам, икенчесе белән метрода йөри идем. Мин студентлар өчен транспорт грантын да откан идем, әйе ул уңайлы, ләкин ул бөтен студентларга да бирелми бит. Мин ай саен стипендия алам, февраль аеннан укуга йөрү хакы миңа 1300 сумга төшәчәк. Шул алган стипендиям транспортта йөрүгә генә җитәчәк тә инде. Минемчә, студентлар өчен йөрү картасы булдырсалар, ул лимитсыз һәм барлык җәмәгать транспортында йөрү мөмкинлеге бирергә тиеш."

Якуб Мамлиев Үзбәкстаннан килгән, бүгенге көндә КНИТУның 2нче курсында белем ала. Якуб 750 сумлык тарифны бетерү студентларның кесәсенә сугачак ди. Аның хисабынча, яңа тарифлар белән укарга йөрүгә аена 2 меңгә якын акча китәчәк.

Якуб Мамлиев
Якуб Мамлиев

"Безнең Үзбәкстанда да студентлар өчен аерым юл картасы бар. Монда да студентлар өчен ташламалы карталар булдыру яхшы булыр иде, чөнки бар студентлар да стипендия алмый. Бездә укырга бик авыр, группамда бер сабакташым гына стипендия ала. Әгәр сессияне дүртлегә тәмамласаң, стипендия 1700 сум, бишлегә булса 3600 сум бирелә. Мин стипендия алмыйм, алган студентлар да яңа тарифлар белән бөтен стипендиясен шул юлга туздырып бетерәчәк, чөнки җәмәгать транспортында йөрүгә айга уртача 2 мең сумга якын акча китәчәк", ди Якуб.

Максим Мөхәммәтҗанов
Максим Мөхәммәтҗанов

Татарстан президенты исеменә петицияне КФУның 2нче курс студенты Максим Мөхәммәтҗанов башлап җибәргән. Idel.Реалиига әйтүенчә, башта ул аны үзенең Вконтакте битендә генә урнаштырган булган. Ләкин мөрәҗәгать студентларда хуплау тапкан һәм тиз арада тарала башлаган.

Русиянең күп кенә шәһәрләрендә, мисал өчен Мәскәү, Петербур, Омски, Самарда студентлар өчен транспортта ташламалар каралган, Казан студентлар шәһәре саналса да, андый ташламалар юк, ди петиция авторлары һәм андый ташламаларны Татарстанда да кертергә сорый.

XS
SM
MD
LG