Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләр министрлыгында татар теле норма булачак"


Тимур Сөләйманов яшьләр министрлыгында татар теленә игътибарны арттырырга вәгъдә итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Студентлар көне уңаеннан Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы социаль челтәрләрдә урысча гына котлаулар чыгарды. Бу турыда сорауга җавап биреп, министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов вазгыятьне үзгәртергә вәгъдә бирде.

25 гыйнвар – Русиядә Студентлар көне һәм "Ел студенты 2018" чарасы уңаеннан Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы матбугат очрашуы үткәрде. Министр Дамир Фәттахов киләчәк дип алдан әйтелсә дә, аның урынына беренче урынбасары Тимур Сөләйманов килде. Азатлык аңа министрлыкның социаль челтәрдәге сәхифәләре урысча гына алып барылу, студентлар бәйрәмендә урысча гына котлаулар һәм татар теленә бәйле башка сораулар бирде.

– Элекке министр чорында да татар телен куллану белән әллә ни мактана алмадылар, хәзер сез яңа команда, бәлки бу хәлне үзгәртерсез? Бүген министрлыгының Instagram, Вконтакте битләрен һәм сайтын карадык, анда Студентлар көне турында татарча бернинди мәгълүмат юк. Сез моны ничек аңлатырсыз?

– Мактанырга бер дә теләмибез. Чөнки ике телдә сөйләшү, минемчә, ул әллә ни түгел. Монда мактанырлык берни дә юк. Ул кирәк һәм министрлык кысаларында да кайбер киңәшмәләрне ике телдә алып барам. Ул безнең өчен гадәти дип әйтеп була. Без Instagramда студентларны котладык. Бер телдә башладык, икенчесе белән дәвам итәрбез. Булыр. Татарчасы да, урысчасы да.

Бу министрлыкта белгечләр җитмәгәнлектәнме?

– Юк, белгечләр бар. Шушы сорауны ишеткәч, барлык социаль челтәрләрне дә ике телдә алып барыр өчен без тагын да ныграк игътибар белән күзәтеп торырбыз. Чөнки ул безнең өчен мөһим һәм ул шулай булырга тиеш. Алга таба татарчасы да, урысчасы да, кичке чаралар да, рәсми чаралар да һәм шулай ук гади көндәлек форматта сөйләшү дә булыр.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге һәм башка татар яшьләр оешмалары бар. Алар белән берлектә өстәмә проектлар көтеләме?

– Көтелә. Әйтик, без атна башында министрлыкта Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, "Идел" яшьләр үзәгеннән Алсу Хафиз, "Сәләт"тән Айгөл Габдрахманова, Халыклар ассамблеясының яшьләр канаты җитәкчесе Тимур Кадыйров белән бергә түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрдек. Бергә җыелышып махсус милли проект турында уйлыйбыз. Әлегә төгәл исеме юк, әмма безнең өчен эчтәлеге билгеле. Кыскача әйтсәк, бу милли проектларны актуальләштерә торган махсус уку-укыту програмы. Аның турында без тиздән игълан итәрбез, аерым сөйләрбез.

– Милли стратегияне тикшерүдә дә катнашасызмы?

– Катнашабыз. Без аны өйрәнәбез, җентекләп карыйбыз, безнең такым да бу эштә катнаша.

Әлеге очрашуда "Ел студенты 2018" нинди телдә үтәчәге турында сорауга Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов та, министр урынбасары кебек, татарча җавап бирде:

"Ел студенты" премиясен тапшыру чарасы, гадәттәгечә, урыс телендә үтәчәк. Һедлайнер – КВН аша Русиядә билгеле шәхес Денис Дорохов. Аның белән бергә Гөлназ Сәфәрова алып бара. Ул булгач, сәхнәдән татар теле яңгырамый калмас. Тәкъдим дөрес, икенче елга, "Ел студенты" юбилеена уйлап карарбыз, бәлки ул урысчалы-татарчалы булыр", диде Кыямов Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG