Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "әдәпле кешеләргә" куелган һәйкәлне мыскыл итүче тоткарланган


Акмәчеттә "әдәпле кешеләргә" һәйкәл

Кырымны Русиягә кушу уңаеннан куелган һәйкәлгә кызыл буяу буяганнар.

Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Акмәчеттә "әдәпле кешеләр" һәйкәленә буяу буяган кешене тоткарлаган. Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгының Кырым идарәсе хәбәр итә.

Һәйкәлне мыскыл итүче кеше исерек булган дип белдерелә.

Иргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән, вандаллык маддәсе нигезендә җинаять эше ачу мәсьәләсе дә карала. Акмәчетнең Кремль контролендәге башлыгы Наталья Маленко сүзләренчә, хәзер һәйкәлне буяудан чистартканнар.

"Әдәпле кешеләргә" һәйкәл Акмәчеттә Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән башлыгы Валерий Аксенов башлангычы белән 2016 елда куелды.

Дөнья тарафыннан кабул ителмәгән "референдум"нан соң 2014 елда Кырымга хәрбиләр керде. Аларның нинди ил киеменнән һәм техникасы нинди илнеке икәне күрсәтелмәгән иде. Соңрак Русия президенты бу "әдәпле кешеләрнең" Русия кораллы көчләр хезмәткәрләре икәнен таныды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG