Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда Башкортстан бюджеты 14 млрд сумны куллана алмаган


Башкортстан бюджетыныда кулланылмый калган акчаларның бер өлеше кире федераль бюджетка кайтарылачак.

Башкортстан бюджетында 2018 елда 700 млн сум федераль акчалар һәм 13,5 млрд сумлык республика акчалары кулланылмый калган.

Чыгымнар планы 93 процентка үтәлгән дип хәбәр итте республика финанс министры вазифаларын башкаручы Лира Игтисамова.

Респуликаның хезмәт министрлыгы, социаль түләүләрне алучылар саны кимү сәбәпле 248,3 млн сумны кулланмаган.

Мәгариф министрлыгы федераль бюджетка 168 млн сум кайтарачак. Ул яслеләрдә өстәмә урыннар ачу өчен бүленгән булган, әмма акчалар ел ахырында гына килеп җитү сәбәпле аларны куллана алмаганнар.

Төзелеш комитеты ветераннарны һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү өчен бүленгән 32 млн сумны кайтарачак. Түләүләрнең күләме 18 дүрткел метр мәйдан бирү карарына бәйле, ә андый акчага аерым фатир алып булмый, шунлыктан акчалар кулланылмый калган. Игтисамова фикеренчә, исәпләүләр методикасын үзгәртергә кирәк.

Республика бюджетының адреслы инвестиция програмы һәм Юл фонды програмы өчен бүленгән акчаларның 66 проценты гына тотылган.

Моннан тыш, Башкортстанның төзелеш комитеты беренче балалары туган гаиләләргә бүленгән бер млрд сумның 532 млн сумын гына тоткан. Калганы киләсе елга күчәчәк. Шулай ук ятим балаларга торак алу өчен бүленгән 163,8 млн сум да тотылмаган.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы метариаль-техник базаны ныгыту өчен бүленгән 766 млн сумны, мәдәният министрлыгы Башкорт драма театрын төзекләндерү өчен бүлгенгән 370 млн сумны кулланмаган. Моңа килешүләрнең соң төзелүе, документларның дөрес булмавы сәбәп диелә.

Игтисамова сүзләренчә, акчаларны тулысынча үзләштермәүнең төп сәбәбе - ел дәвамында финансларның тигез бүленмәве. Соңгы айда гына финанс министрлыгы аша 22 мең түләү документы узган, бу көненә 6,7 мең документ дигән сүз.

Шунлыктан хөкүмәт миинистрлыкларга һәм комитетларга 2019 елга бюджетны үзләштерүнең айлык планын төзергә кушкан.

XS
SM
MD
LG