Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Венесуэланың нефть ширкәтенә чикләүләр кертте


"Роснефть" белән PDVSA арасында килешү төзү
"Роснефть" белән PDVSA арасында килешү төзү

PDVSA нефть ширкәте - Венесуэланың төп керемнәр чыганагы. Чикләүләр Мадуро хөкүмәте ширкәттән акчаларны урлый алмасын өчен кертелә диелә.

АКШ Венесуэланың PDVSA дәүләт нефть ширкәтенә чикләүләр кертә һәм ширкәтнең 7 млрд доллар активларын томалый. Бу хакта дүшәмбе АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джон Болтон хәбәр итте дип яза The Wall Street Journal.

PDVSA — Венесуэланың төп керем чыганагы. Ширкәткә караган Американың нефть эшкәртүче Citgo Petroleum оешмасы илнең иң мөһим чит ил активларының берсе санала.

Болтон PDVSA ширкәтенә чикләүләр Венесуэла президенты Николас Мадуро хөкүмәте нефть ширкәтеннән акчаларны урламасын өчен кертелә ди.

АКШ финанс министры Стивен Мнучин сүзләренчә, АКШ идарәсе PDVSA белән кайбер түләүләрне башкарыр өчен вакытлы лицензияләр бирәчәк. Ә Citgo Petroleum, акчаларын Мадуро һәм аның даирәсенә җибәрмәгән очракта, үз эшен дәвам итә алачак. Мнучин сүзләрен CNBC китерә.

Финанс министры чикләүләр нефть ширкәтен үз контроленә Венесуэланың вакытлы президенты яки яңа тавыш бирүдә сайланган демократик хөкүмәт алганнан соң гына гамәлдән чыгарылачак дип белдерә. АКШ һәм тагын берничә ил Венесуэланың вакытлы президенты дип дәүләт җыены башлыгы Һуан Гуайдоны атый.

Гуайдо PDVSA өчен яңа җитәкчеләр шурасы булдыру фәрманы биргән.

  • Венесуэла соңгы елларда авыр икътисади кризис кичерә. 2014 елдан башлап Николас Мадурога каршы урам җыеннары уза. Быел гыйнварда булган протест чаралары вакытында оппозиция җитәкчесе Һуан Гуайдо Мадуроны узурпатор дип атады һәм вакытлыча президент вәкаләтләрен үзенә алды.
  • PDSVA — "Роснефть" дәүләт ширкәтенә иң зур бурычлары булган ширкәт. 2018 елның мартында "Роснефть" PDVSA-дан нефть алу өчен бирелгән авансны 6,5 млрд доллар дип бәяләде. Венесуэла бу бурычны 2020 елга кайтарыр дип көтелде.
XS
SM
MD
LG