Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция рейтингында Русия өч урынга түбән төшкән


Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2018 елда Русия 138нче урынга төшкән. Ул мөмкин булган 100 баллдан 28 балл җыйган һәм рейтингта Папуа-Яңа Гвинея, Лүбнән, Иран, Мексика белән янәшәдә урнашкан.

Коррупция рейтингында Русия 2017 ел белән чагыштырганда бер балл югалткан һәм өч урынга түбәнгә төшкән. Моңа кадәр ул өч ел рәттән 29 балл җыеп килгән иде.

Рейтинг башында Дания тора, икенче урында Яңа Зеландия урнашкан. Өченчедә Финляндия, Сингапур, Швеция һәм Швейцария. Төньяк Корея (14 балл), Көньяк Судан, Сүрия (13әр) һәм Сомали (10) исемлекнең иң ахырында.

Русиянең бер баллны югалтуын тикшерү авторлары сәяси һәм сивил хокуклар дәрәҗәсенең түбән булуы һәм коррупцияне тыю һәм аңа каршы тору системының нәтиҗәсез булуы белән аңлата. Русиядә иҗтимагый һәм сәяси процессларның төп нигезе булып туганлык һәм әшнәлек тора, ә бәйсез медиа һәм сәүдәгә корылмаган бәйсез оешмалар бик сирәк күренеш диелә тикшерүдә. Алар урынына дәүләт оешмалары килә дип белдерелә.

Transparency International шулай ук Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә коррупциянең чәчәк атуына басым ясый. Русиядән башлап Азәрбайҗан, Украина һәм Үзбәкстанга кадәр демократик институтлар куркыныч астында диелә. Еш кына алар авторитар режим астында кала ди тикшерү авторлары.

Коррупциягә каршы тору халыкара оешмасы Transparency International тарафыннан әзерләнгән 2018 ел өчен "Коррупция индексы" исемлеге сишәмбе дөнья күрде. Тикшерүләр 1995 елдан бирле уздырыла. Ноль бал – иң начар күрсәткеч, 100 балл – иң яхшысы, илдә коррупция бөтенләй юк дигәнне аңлата.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG