Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко икенче мөддәткә президент булып сайланырга җыенуын белдерде


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Сайлауда җиңгән очракта, Порошенко Украинаны Европа берлегенә кертүне сорап гариза бирергә вәгъдә итә

Украина президенты Петр Порошенко сишәмбе рәсми рәвештә үз намзәтен икенче биш елга президентлык мөддәтенә тәкъдим итте.

Порошенко Киевта "Крутыдан Брюссельгә кадәр. Без үз юлыбыз белән барабыз" форумында чыгыш ясады. Сүз 101 ел элек, 1918 елның 29 гыйнварында Круты авылы янында булган бәрелешләр турында бара. Ул вакытта украин төркемнәре большевикларга каршы чыккан.

Порошенко җиңеп чыккан очракта, 2024 елда Украинаны Европа берлегенә алуны сорап рәсми гариза бирергә вәгъдә итте.

Украина президенты сүзләренчә, ул яңа мөддәт өчен көрәшкә илнең Европа берлегенә һәм НАТОга керү юлында кирегә борылу булмасын өчен чыга.

Порошенко Русия белән Украинага "салкын татулык" кирәк дип саный. Татулыкның шарты – Мәскәү Украинаның бербөтенлеген һәм үз юлы белән баруын танырга тиеш.

Петр Порошенко шулай ук сайлауда катнашырга теләүче башка намзәтләрне тәнкыйтьләде. Юлия Тимошенконы ул популизмда гаепләде һәм Венесуэла президенты Николас Мадуро белән чагыштырды.

Украина президентын сайлау 31 мартта узачак. Хәзергә барлыгы 22 намзәт теркәлгән. Порошенко намзәт буларак үз-үзен тәкъдим итте.

Сораштыруларга караганда, аны сайларга теләүчеләр күп түгел. Беренче урында Юлия Тимошенко, икенчедә кәмитче Владимир Зеленский. Порошенко өченче-дүртенчедә, аңа сораштыруда катнашучыларның 10 проценты тавыш бирергә әзер.

XS
SM
MD
LG