Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: илгә иң зур куркыныч Русия һәм Кытайдан килә


Федераль тикшерүләр бюросы җитәкчесе Кристофер Рэй, Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Джина Хаспел һәм дәүләт күзләве җитәкчесе Дэн Коатс
Федераль тикшерүләр бюросы җитәкчесе Кристофер Рэй, Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Джина Хаспел һәм дәүләт күзләве җитәкчесе Дэн Коатс

Кытай һәм Русия моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә берләште, аларның мөнәсәбәтләре быел тагын да ныгыр кебек диелә АКШ дәүләт күзләве хисабында.

Русия һәм Кытайның АКШ һәм аларның беректәшләре алдында технологик һәм хәрби өстенлекләргә ирешергә омтылуы Америка өчен быел иң зур куркыныч булып тора. Бу хакта "Халыкара куркынычларны бәяләү" дип аталган хисапта әйтелә. Аны АКШның күзләү җитәкчесе Дэниэл Коутс Сенатта тәкъдим итте.

"Кытай һәм Русия моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә берләште, аларның мөнәсәбәтләре быел тагын да ныгыр дип фаразлана. Чөнки аларның кайбер мәнфәгатьләре һәм куркынычлар турындагы күзаллаулары уртак. Бу бигрәк тә Американың шәхси мәнфәгатьләрне өстен куюына һәм Көнбатышның демократик кыйммәтләрне һәм кеше хокукларын яклавына карата мөнәсәбәтләрендә күренә", диелә хисапта.

Америка күзләү аналитиклары фикеренчә, 2020 елда президент сайлау АКШ дошманнарының күпчелеге өчен тыкшыну хәдәфе булып торачак. Дэниэл Коутс сүзләренчә, Русиянең социаль челтәрләрдәге гамәлләре социаль һәм расачыл киеренкелек тудыруга, хакимияткә ышанычны югалтуга, Русиягә каршы чыгыш ясаучы сәясәтчеләрне тәнкыйтьләүгә юнәлгән.

Америка күзләве өчен иң зур борчуны Русия һәм Кытайның киберкиңлектә алып барган эшчәнлеге тудыра. 2016 елгы АКШ президентын сайлаудан соң Мәскәү тагын бер адым ясар һәм АКШ халкына һәм хәрби инфраструктурасына зыян салырдай киберһөҗүмнәр әзерләргә мөмкин дип саный күзләү аналитиклары.

Коутс Русиядә инде бүген үк Американың энергия тәэминатын берничә сәгатьткә сүндерә алырдай техник мөмкинлекләре бар дип белдерде.

Кытай АКШка Русиягә караганда да, зуррак куркыныч тудыра дип саныйлар Америка күзләвендә. Чөнки аның икътисади куәте зуррак. Пекин икътисади һәм технологик шымчылык белән шөгыльләнә, мәгълүмат җыеп, алар саклану, икътисад өлкләрендә үз максатларына ирешә диелә хисапта. Пекинда шулай ук Америка инфраструктурасына "локаль" һөҗүмнәр ясау мөмкинлеге дә бар дип дә белдерелә.

Моннан тыш, АКШның дәүләт иминлеге өчен төп куркынычлар дип халыкны күпләп үтерә алдырдай корал һәм террорчылык та атала.

XS
SM
MD
LG