Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләрне Instagram һәм аноним Telegram-каналлар алып барырга өйрәтәчәкләр


Интернетны үстерү институты төбәк түрәләрен социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аккаунатлар алып барырга өйрәтәчәк.

Дәүләт хезмәтендәгеләр өчен курслар Русия президенты вәкиллекләрендә уздырылачак дип хәбәр итә РБК. Басма Интернетны үстерү институтына якын чыганакларга сылтана.

Семинарлар февральдә үк башлана һәм беренчеләрдән булып Төньяк Кавказ федераль бүлгесе түрәләре өчен уздырыла.

"Институт төбәк хакимиятләренә интернетта эш алып бару турында киңәшләр бирәчәк. Моңа социаль челтәрләрдә төбәкләрнең рәсми төркемнәрен дөрес алып бару, кулланучыларның зарларына һәм мөрәҗәгатьләренә җавап бирү, гадәттән тыш хәлләр вазгыятендә эшләү һәм башкалар керә", дигән президент идарәсенә якын чыганак.

Төбәкләрдә укыту програмнарын Владимир Табак координацияләячәк. РБК язуынча, ул төбкәләрдәге түрәләрне халык белән интернет аша аралашырга, сәхифәләр алып барырга, контент әзерләргә һәм интернет-социология уздырырга өйрәтәчәк.

Табак 2018 елгы президент сайлауда Владимир Путин намзәтен социаль челтәрләрдә рекламлау белән шөгыльләнгән. Ул шулай ук төбәкләрдә "Инцидент-менеджмент" системын кертү белән дә бәйле диелә.

"Семинар оештыручылар, шул исәптән Владимир Табак та, төбәкләрне "Инцидент-менеджмент" програмын кулланырга, "Вконтакте", Instagram кебек социаль челтәрләрдә эшләргә, төбәк башлыгы файдасына эшләүче аноним Telegram-каналлар үстерергә өйрәтте", дигән басма чыганаклары.

Русиядә Telegram тыелган сайтлар реестрына кертелде һәм былтыр апрельдән бирле аны томалау омтылышлары бара.

XS
SM
MD
LG