Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык университет" проектының беренче курсы татар тарихына багышлана


9 февраль Казанда "Ачык университет" проекты кысаларында беренче укулар башлана. Хәзерге вакытта дәресләргә онлайн теркәлү бара.

"Ачык университет"ның беренче курслары тарихка багышлана һәм "Каһаннардан алып ханнарга кадәр" дип атала.

Проектны Дөнья татар яшьләре форумы оештыра. Оештыручылар әйткәнчә, укуларга йөрүчеләр 2 ай дәвамында 10 галимнән 30 лекция тыңлаячак. Дәресләр татар телендә барачак.

"Дәресләр офф-лайн рәвештә дә, он-лайн да булыр дип көтелә. Без күренекле галимнәребезне чакырырга уйлыйбыз. Дамир Исхаков, Фаяз Хуҗин, Альберт Борһанов, Гамирҗан Дәүләтшин һәм башкаларны. Алга таба он-лайн укулар оештырырга ниятлибез. Ягъни галимнәрнең дәресен яздырып, аларга карата биремнәр язып, укучылар шул биремнәрне үтәргә тиеш була. Әйтергә кирәк, дөньяда мондый форматта укулар бик күп, кызганыч, татар телендә әлегәчә алар аз иде", дип сөйләде Азатлыкка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

"Бу безнең дәвамлы укуга юнәлгән проект, элек "Акыл фабрикасы" иде, ул төрле практик темаларга багышланган 2-3 көнлек лекцияләрдән торды. Хәзер безнең укуларның форматы үзгәрде – алар бер-ике айлык курслар рәвешендә узачак", диде Айрат Фәйзрахманов.

Дәресләрдә заманча укыту алымнары кулланылачак, татар мохите тудырылачак. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар биреләчәк.

"Ул таныклык стандартларга туры килә, белем бирүгә лицензия булачак. Бу диплом белән алга таба ул ниндидер түгәрәкләр оештыра ала, укыта ала. Курслар тарих укытучыларына, гидларга кызык булырга мөмкин, гомумән, тарих белән кызыксынучылар өчен яхшы мөмкинлек булыр дип уйлыйбыз", диде яшьләр оешмасы вәкиле.

Аның сүзләренчә, киләчәктә укулар "Медиа" һәм "Мәдәни чаралар оештыру" темаларына багышланачак.

"Шул ук вакытта кыска курслар оештыруны да дәвам итәчәкбез. Мәсәлән, Руслан Айсин тирания тарихы турында лекцияләр тәкъдим итте. Башка темалар да булачак", диде Айрат Фәйзрахманов.

Беренче укуларда тыңлаучыларга бүгенге татарларның әби-бабалары ничек яшәгәне, нинди телдә сөйләшкәне, күрше дәүләтләр белән нинди мөнәсәбәтләр корганы турында сөйләячәкләр. Шулай ук татар атамасының килеп чыгышы, милләтнең формалашуы, билгеле тарихи шәхесләрнең чыганакларда һәм әдәби язмаларда ничек тасвирлануы турында да мәгълүмәт биреләчәк.

Курсларда уку өчен махсус сайтта теркәлергә кирәк. Барлыгы 50 кеше укый алачак.

XS
SM
MD
LG