Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Ярдәм" мәчете янындагы җимерелгән Рамазан чатырын яңадан төзү өчен 7 млн сум кирәк


Рамазан чатыры җимерекләре
Рамазан чатыры җимерекләре

Әлеге чатырда ураза вакытында көн саен бер мең кеше авыз ача иде. Мәчет җитәкчелеге чираттагы Рамазан аена кадәр яңа корылма төзергә җыена.

Казанның "Ярдәм" мәчете каршында урнашкан, бер мең кеше сыйдырышлы Рамазан чатыры хәзер хәрабә хәлендә. Казанда үткән атнада яуган җепшек кар нәтиҗәсендә ул тулысынча җимерелгән. Хәзер гыйбәдатханә җитәкчелеге Рамазан аена кадәр яңа корылма төзергә тели.

Рамазан чатыры җимерелгән
Рамазан чатыры җимерелгән

"Ул искесеннән ике тапкыр зуррак булырга тиеш, эченә футбол кыры сыярлык булсын, чөнки безнең ишетмәүчеләрдән торган футбол такымы бар. Моңа кадәр алар күнегүләрне арендага алынган урыннарда үткәрергә мәҗбүр иделәр, яңа корылмада моны ел дәвамында уздырырга мөмкин булачак. Рамазан аенда исә чатырны ифтарлар өчен куллану каралган. Шуңа күрә бу эшләрне 6 майга кадәр, изге ай башланганчы башкарырга иде", диде Азатлыкка "Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов. Аның сүзләренчә, корылманы брезенттан түгел, ә ныклырак материаллардан төзү карала. Яңа чатырның бәясе 7 миллион сум тирәсе торачак. Төзүчеләр арзанракка да ясарга әзер, тик моның өчен ярты бәяне алдан түләп куярга кирәк. "Ярдәм"нең исә мондый акчалары юк, шуңа да мәчет ярдәмгә өмет итә.

"Ярдәм" мәчете янындагы бу корылмада ураза вакытында һәр көн саен бер мең кеше авыз ача иде.

XS
SM
MD
LG