Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шойгу: "Татарстан Русиянең саклану куәтенә зур өлеш кертә"


Сергей Шойгу
Сергей Шойгу

Русиянең саклану министры Сергей Шойгу 30 гыйнвар Казанга килде. Ул Казан авиация заводы эше белән танышып, Татарстан җитәкчелегенә югары бәя бирде. Җавап йөзеннән, Рөстәм Миңнеханов республика киләчәктә дә ярдәм итеп торачагына ишарәләде.

Сергей Шойгу Казан авиация заводында Ту-160 очкычлары белән танышты. Утырыш вакытында Татарстанга зур бәя бирде.

"Татарстан Русиянең саклану куәтенә зур өлеш кертә. Яңа хәрби техника белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Татарстан ширкәте хәрби көчләр өчен дистәләгән дәүләт килешүләрен тормышка ашыра. Төбәк икътисадына инвестицияләр кертеп, саклану министрлыгы да Татарстанга үсештә булырга ярдәм итә, эш урыннарын арттыра, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрә. Үз чиратында, республика җитәкчелеге хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль проблемнарын хәл итүдә игътибарлы эш итә. Киләчәктә дә хезмәттәшлек нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез", диде Шойгу.

Татарстан президенты да җавапсыз калмады. "Республика алга таба да бу юнәлештә эшләргә әзер", диде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Казан авиация заводы белән саклану министрлыгы арасында 10 Ту-160М2 очкычы төзү турында килешенде. Ширкәткә инде 33 млрд сум акча бүленгән. Әлеге заказны үтәү заводка 2027 елга кадәр тулы канлы эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

XS
SM
MD
LG