Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт халкы конгрессы әгъзасы ике айга сак астына алынган


Активист Наил Биккужин үзенең ни өчен кулга алынуын аңлата алмый. Хөкемдар активистка карата ачылган җинаять эшен караучы мәхкәмәгә килмәгәне өчен дип белдерә.

Башкорт активисты, "Башкортстанның башкорт халкы когрессы" әгъзасы Наил Биккужинның вакытлыча тоту изоляторына җибәрелүе турында ПроУфу яза.

Хәбәрчеләр Биккужин белән элемтәгә керергә өлгергән һәм ул үзенең ни өчен кулга алынуын аңламавын белдергән. "Минем кулыма бернинди документ бирмәделәр. Беренче инстанция мәхкәмәсе (мировой) хөкемдары Огородникованың карары бар дип кенә әйттеләр. Аны мин күрмәдем. Монда нәрсә булуын бөтенләй аңламыйм", дип сөйләгән активист.

Хөкемдар Ольга Огородникова Биккужинны үзенең карары белән сак астына алуларын раслый.

"Карар 21 гыйнварда чыгарылды. Ул үзенә карата җинаять эшен карау утырышына килмәде. Шуңа күрә сак астына алу карары кабул ителде", дигән хөкемдар.

Мәхкәмәгә килмәүдә гаепләү нәрсә белән нигезләнә, чакыруларга сезнең имзагыз куелган идеме дигән сорауларга хөкемдар җавап бирмәгән.

Басма язуынча, Наил Биккужин туганы вафат булу сәбәпле, аны җирләргә киткән булган, яшәгән урынында булмаган. Биккужин белдерүенчә, ул мәхкәмәгә чакырулар да алмаган.

ПроУФу журналистлары бер мәхкәмә утырышына килмәүне сәбәп итеп кенә сак астына алуга шик белдерә. Бердәнбер мәхкәмә утырышы 17 гыйнварда була, анда Биккужин да, зыян күрүче як та килми.

Активист Җинаять кодексының 319нчы маддәсе (хакимият вәкилен мыскыл итү) нигезендә гаепләнә. Былтыр бердәм тавыш бирү көнендә Сибайдагы сайлау бүлгеләренең берсендә Биккужин шәһәрнең бер кешесе белән сүзгә килә. Ул хөкемдарның туганы булып чыга. Шуннан соң активистны мәхкәмәгә бирәләр.

XS
SM
MD
LG