Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау өлкәсендәге колониядә тоткыннар фетнә оештырган


Архив фотосы
Архив фотосы

Колониядә ике төркем тоткыннар арасында низаг чыккан, алар сугышкан, җиһазларны җимергән һәм колония хезмәткәрләренең таләпләрен үтәүдән баш тарткан.

Сарытау өлкәсендәге аеруча куркыныч җинаятьче-рецидивистлар өчен 7нче санлы колониядә 200ләп тоткын фетнә оештырган. Бу хакта җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) төбәк идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Колония Сарытудан 70 чакрым ераклыктагы Паницкая бистәсендә урнашкан. Пәнҗешәмбе анда ике төркем тоткыннар арасында низаг чыккан. Алар сугышкан, җиһазларны җимергән һәм колония хезмәткәрләренең таләпләрен үтәүдән баш тарткан диелә.

Хәзер вазгыять контрольгә алынган. Колониягә ФСИН үзәк идарәсе вәкилләре килгән. Колониядә барлыгы 800 кеше тотыла.

XS
SM
MD
LG