Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы укытучысы уртача хезмәт хакының Путин фәрманы белән тәңгәл килмәвенә зарлана


Раушан Вәлиуллин. Архив фотосы.
Раушан Вәлиуллин. Архив фотосы.

Раушан Вәлиуллин шул Путин фәрманы үтәлмәвеннән зарланып, Русия президенты, Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиле, Татарстан президенты һәм Татарстан прокурорына мөрәҗәгатьләр юллый.

Чаллының 24нче санлы мәктәбендә тарих укытучы Раушан Вәлиуллин Русия президенты Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, “укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлмәвен, субъектлар җитәкчеләренең президент күрсәтмәләрен үтәмәүләрен белдерә. Шул хакта Вәлиуллин Русия президенты, Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиле, Татарстан президенты һәм Татарстан прокурорына мөрәҗәгатьләр юллый. Әлеге мөрәҗәгатләрне язуда аңа Русия оппозиционеры Алексей Навальный оештырган профсоюз оешмасы юридик ярдәм күрсәткән.

"Мин мәктәптә, эшемдә дүрт вазифа башкарам. Әмма шушы эшләр өчен соңгы алты айдагы уртача хезмәт хакым бары 22 564 сум булды", дип белдерә ул.

Раушан Вәлиуллин тарих укытудан тыш, сыйныф җитәкчесе дә булып тора. Болардан тыш, мәктәпнең музей мөдире һәм өстәмә белем бирү укытучысы вазифаларын да башкара.

Раушан Вәлиуллинны соңгы дистә ел эчендә иҗтимагый-сәяси тормышның эчендә кайный, каршылык чараларында катнаша, чыгышлар ясый, интернет сәхифәләрдә теге-яки бу социаль күренешләргә үз фикерен белдереп тора.

2012 елның 7 маенда Владимир Путин "Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру йөзеннән Русия хөкүмәтенә субъектлардагы башкарма хакимиятләр белән берлектә педагогия хезмәткәрләренең хезмәт хакларын төбәктәге уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү турында"гы фәрманны имзалаган иде.

Күптән түгел Татарстан хөкүмәте республикадагы уртача хезмәт хакы торышы турындагы мәгълуматларны бәян итте. Республика хөкүмәте белдерүенчә, Татарстанда хәзерге чорга уртача хезмәт хакы 33890 сумны тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG