Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда шахтада 31 яшьлек эшче һәлак булган


Гаяз Иргалин, "Открытая политика" фотосы
Гаяз Иргалин, "Открытая политика" фотосы

Фаҗиганең сәбәпләре анык кына билгеле түгел. Эшче сульфид тузаны белән пешкән җәрәхәтләр алган дип фаразлана. Әлеге шахта мәгъдән оксидлашыуы барган шахта белән бәйле түгел диелә.

Сибайда якшәмбе кич шахтада эшләүче машинист 31 яшьлек Гаяз Иргалин һәлак булган. Бу хакта үзенең Вконтакте сәхифәсендә шәһәр мэры Рөстәм Афзалов хәбәр итте. Ул туганнарының кайгысын уртаклашты һәм үлемне тикшерүне "үз контролендә тотачагы" турында белдерде.

Машинистның нинди шартларда һәлак булуы турында әлегә мәгълүмат күп түгел. Шахтаны тотучы Учалы тау-баету комбинаты матбугат хезмәте фаҗига мәгъдән оксидлашуы барган Яңа Сибай чыганагы белән бәйле түгел, шуңа күрә эшченең газ белән агулануы турында сүз бармый диде.

"Кайбер мәгълүматларга караганда, үлемнең беренчел сәбәбе - сульфид тузаны белән пешү. Әгәр бу карьерда булган икән, димәк, ишелү булырга мөмкин. Сульфид тузанының януы турында да мәгълүматлар бар", дигән Idel.Реалиига "Открытая политика" Youtube-каналы күзәтүчесе Андрей Потылицын.

"Сибай, дыши" төркеме активисты Эдуард Кадыйров мондый очракның карьерда 2017 елда да булуы турында искә төшерә. Ул вакытта да сульфид тузаны яна башлый һәм ике кеше һәлак була.

Гаяз Иргалин үлемен Башкортстанның тикшерү комитеты тикшерә. Аның хатыны һәм яшь ярымлык кызы калган.

XS
SM
MD
LG