Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2018 елда 20 меңгә күбрәк яман шеш очрагы теркәлгән


Русиядә 2018 елда онкология авыруларының 617 мең яңа очрагы ачыкланган. Бу 2017 елга караганда 20 меңгә күбрәк.

Бүгенге көндә Русиядә яман шеш белән авыручылар исәбендә 3,6 млн кеше тора. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгының радиология медицина тикшеренү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елда дөньяда яман шеш авыруларының 18 миллионнан артык яңа очрагы ачыкланган. Аларның 617 меңе Русиядә теркәлгән. Дөньяда яман шештән былтыр 9,6 млн кеше үлгән.

4 февральдә Дөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Русия президенты Владимир Путин әлеге проблемны хәл итү чараларын күрергә кирәк дип еллык юлламасында да, туры элемтәләр вакытында да әйтеп килә.

2018 елның июлендә сәламәтлек саклау министрлыгы Русиядә яман шешнең иң таралган төрләрен атаган иде. Аларга тире яман шеше (89,1 мең очрак), хатын кызлардагы күкрәк шеше (70,6 мең), бронхлар һәм үпкәләр шеше (62,2 мең) керде.

XS
SM
MD
LG