Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым университеты ректоры катнашу сәбәпле, Германия вәкилләре Казанга конференциягә килүдән баш тарткан


Сүз 4-6 февральдә КДТУ (элекке КАИ) кысаларында узачак Русия һәм Германия ректорлары җыены турында бара. Уку йорты матбугат хезмәтендә конференция барыбер була диләр.

Кырым университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Фалалеев катнашуы сәбәпле, Казанда узачак конференциягә Германия вәкилләре килмәүләре турында белдергән. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Сүз Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты (элекке КАИ) кысаларында 4-6 февральгә планлаштырылган Русия һәм Германия уку йортлары һәм фәнни-тикшерү оешмалары җитәкчеләренең бишенче очрашуы турында бара.

Конференциядә Кырым университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Фалалеев та катнашырга тиеш булган. Әмма форумга бер атна калганда Германия тышкы эшләр министрлыгы һәм Германия уку йортлары Конференциясе Фалалеевны чарада катнаштырмауны сораган диелә. Моны алар Германиянең Кырым һәм Акъярның Русиягә кушылуын танымавы белән аңлатканнар.

"Асылда, сүз Германия ягының әлеге төбәкләрдә яшәүчеләрне һәм андагы оешмалар вәкилләрен ике яклы хезмәттәшлек програмыннан чыгарырга ниятләве турында бара. Кырым һәм Акъяр Русиянең тулы канлы субъеклары булып тора, безнең бу позиция үзгәрешсез", диелә Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

Министрлык Казандагы конференциянең булмый калуы өчен җаваплылыкны тулысынча Германия ягына йөкләгән.

Уку йортының матбугат вәкиле Азатлыкка конференция бара диде. Әмма башка нечкәлекләре турында язма мөрәҗәгатькә генә җавап бирә алабыз дип белдерде.

Кырым федераль университеты ректоры исә вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Фалалеев форумда барыбер катнашачагын белдерде. "Мин Казанга очам, форумда катнашачакмын, тик аны үзгәртелгән форматта үткәрәчәкләр. Тарафлар очрашуның форматын яңадан карап чыгачак", диде Фалалеев.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный һәм Кырымны Русиянеке дип танымый.

XS
SM
MD
LG